"Мин булдырам!". КЦСОН Менделеевск

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

28 нче ноябрь көнне Менделеевск "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә "Мин булдырам!" эшлекле уен узды. Чараны гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Наталья Мәснәвиева оештырды. Әлеге чарада 10 ата-ана "үзмәшгуль" статусы турында өстәмә мәгълүмат алырга тели.

Эшлекле уен барышында, махсус оештырылган күнегүләр ярдәмендә, һәр катнашучы үз шәхесенең көчле якларын ачыклый алды. Моннан тыш, уенда катнашучылар  мавыгулары һәм хоббиларының аларга өстәмә табыш китерүен ачыклады. Белгеч Наталья Александровна әти-әниләргә "үзмәшгуль булырга телим!" үзмәшгуль гражданнар өчен махсус салым режимы белән җентекләп таныштырды.

Чарага йомгак ясаганнан соң белгеч уенда катнашучыларга мәгълүмати белешмәлекләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International