Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” ата – аналар өчен « Өй вак моториканы үстерү " мастер-класс

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

  

Арча тернәкләндерү үзәге логопеды Лемара Ганиева ата –аналар өчен «Өй шартларында вак моториканы үстерү» дигән мастер-класс үткәрде . Ул кул астындагы материалларны  да  кулланырга тәкъдим итте, алар белән күп кенә файдалы күнегүләр ясап  булганын әйтте. 

   Аларны аерым чыгымнарсыз өй шартларында  да ясап була: акча өчен резинкалар, карандашлар, бигуди, җепләр. Сүз вак моторика ярдәмендә генә түгел, ә логопедик күнегүләрне  күңелле,  нәтиҗәле итеп үткәрү турында  да.

    Төрле предметларны  кулланып эшләү, иҗек, сүз, тизәйткечләрне әйтү сөйләм телен   автоматлаштыра һәм баета.Вак моториканың үсеше киләчектә бик кирәк булырга мөмкин.Ягъни мәсәлән: кием төймәләрен төймәләү һәм чишү,аяк киеменең шнурларын бәйләү, мәктәптә язу һәм рәсем ясау кебек көн-күреш эшчәнлегендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International