Яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан , 2019 нчы елның 22 нче февраль көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты -интернатында тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х. җитәкчелегендә , хәрби патриотик чара үткәрелде.Чара уен формасында үтте.
«Батырлык, игелеклелек һәм намус!» девизы астында 22 февраль көнне «Гнездышко» приютында Ватанны саклаучылар көненә багышланган күңел ачу программасы узды.
Кичә Буа муниципаль районында «Барыннан да өлкәнрәк!» Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Ял итү үзәге оештырган әлеге чарада Буа шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат- йортында яшәүче әби-бабайлар да актив катнашты.
21 нче февраль - бөтен дөньяда Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Бу чараның максаты – туган телгә карата мәхәббәт һәм шулай ук башка телләр белән кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү иде. Куелган максатны тормышка ашыру өчен, Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсе тернәкләнүчеләре Чепья авыл китапханәсендә кунакта булып кайттылар. Беренче филиал бүлекчәсе мөдире Зиятдинова Зәлия Фәләхетдин кызы ”Туган тел- син нинди искиткеч!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара әзерләгән иде. Бәйрәмдә төрле милләт халыкларының моңлы җырлары һәм шигырьләре яңгырады.
Арбор авылында яшәүче Гаязетдинова Диләфрүз Нигәмәтҗан кызына 22 февраль көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Алсу Мухаметшина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, җаваплылыгы чикләнгән “Арбор” җәмгыяте директоры Хәмит Баязитов һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнэн Рәхмәт хаты һәм истәлекле буләк, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Тәрбияче Фаәрхуллина А. Н. балалар белән юл йөрү кагыйдәләре турында дәрес үткәрде.
Дәрестә балалар дидактик уеннар ярдәмендә транспорт төрләре турында белем алдылар, рәсемнәр буенча эшләп табышмакларга җавап бирделәр, юл йөрү кагыйдәләре турында белгәннәрен ныгыттылар.
Халыкара туган тел көне кысаларында 2019 нчы елның 21 нче феврале көне “Веста” Үзәге белгече Римма Борисова 4 нче санлы социаль участокта 19 бала һәм яшүсмер арасында “Тел – халык рухы” дип аталган чара үткәрде.
“Сәламәтлек баскычы” программасы кысаларында 2019 нчы елның 21 нче феврале көнне “Веста” Үзәге белгече Әлфия Байкова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы сәламәтлекләре чикле 9 бала өчен “Кызыклы туп” дип аталган дәрес үткәрде. Максат: реакция тизлеген үстерү, хәрәкәт күнекмәләренең килешенеп ясалуын формалаштыру, игътибарлылык һәм коммуникатив навыкларны үстерү.
ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Ләйлә Нуриәхмәтова «Татар милли орнаменты» дигән сәнгать-эстетик үсеш буенча ачык дәрес үткәрде.
Россия Ватанны саклаучылар көне-Ватанга булган мәхәббәт, намус һәм батырлык бәйрәме, ел саен 23 февральдә билгеләп үтелә. Россиядә элек –электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул - ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз иленең намусын саклау.