“Сәламәтлек баскычы” программасы кысаларында 2019 нчы елның 21 нче феврале көнне “Веста” Үзәге белгече Әлфия Байкова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы сәламәтлекләре чикле 9 бала өчен “Кызыклы туп” дип аталган дәрес үткәрде. Максат: реакция тизлеген үстерү, хәрәкәт күнекмәләренең килешенеп ясалуын формалаштыру, игътибарлылык һәм коммуникатив навыкларны үстерү.
Дәрес “Тпшырсаң-утыр” дип аталган күнегү белән башланып китте. Әвәл балалар ике төркемгә бүленделәр. Алып баручы төркемдәге беренче балага тупны атты, тупны тоткан бала аны кире алып баручыга бирергә һәм үзе алып баручы урынына басырга тиеш булды. Уен барлык балалар да алып баручы урынында булып алганчыга кадәр дәвам итте. Әлеге күнегүләр мышцаларны ныгытуга, хәрәкәт активлыгын формалаштыруга ярдәм итәләр. Чираттагы күнегүләр кеглилар, обруч һәм туплар белән үтәлделәр. Әлеге күнегүләр балаларда реакция тизлеген арттыру, игътибарлылык һәм нык торуга юнәлдерелгән иделәр.
Дәрес уңай атмосферада, балалар дустанә мөнәсәбәт, коллективта бергәләп эшләи алуларын күрсәттеләр, уенформасында һәм төркемдә эшләнелгән күнегүләр хисабына дәрес бик тиз узып китте һәм балаларда яхшы кәеф калдырды.