«Батырлык, игелеклелек һәм намус!» девизы астында 22 февраль көнне «Гнездышко» приютында Ватанны саклаучылар көненә багышланган күңел ачу программасы узды. Балалар сугыш җырлары җырладылар, биеделәр, уеннарда зур кызыксыну белән катнаштылар, конкурсларда һәм викториналарда эрудицияләрен күрсәттеләр. Мондый чаралар балаларда әхлакый сыйфатлар - патриотизм, үз илебезнең киләчәге өчен җаваплылык хисен формалаштыра, кругозор һәм интеллектуаль сәләтен киңәйтә, сәламәт һәм актив яшәү рәвешенә ныклы кызыксыну тәрбияли.