90 яшьлек юбилей белән котлау, Балтач

2019 елның 22 феврале, җомга

   Арбор авылында яшәүче Гаязетдинова Диләфрүз Нигәмәтҗан  кызына 22 февраль көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе урынбасары  Алсу Мухаметшина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Чепья авыл җирлеге башлыгы  Азат Нотфуллин, җаваплылыгы чикләнгән “Арбор” җәмгыяте директоры Хәмит Баязитов   һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы исеменнэн Рәхмәт хаты һәм истәлекле буләк, авыл җирлеге  һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International