Кичә Буа муниципаль районында «Барыннан да өлкәнрәк!» Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Ял итү үзәге оештырган әлеге чарада Буа шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат- йортында яшәүче әби-бабайлар да актив катнашты. Галиуллин Тәүфыйк Мингали улы веерлар әзерләү буенча мастер-класс күрсәтте, Гайнуллова Сания Гәрявтин кызы һәм Мортазина Разия Закир кызы рус һәм татар телләрендә җырлар җырладылар. Калган яшәүчеләр катнашучыларга ярдәм итү төркемен тәшкил итте. Чара бик күңелле узды. Катнашучылар җырладылар, биеделәр, музыка коралларында уйнадылар, үзләре язган шигырьләр сөйләделәр, мавыгулары турында сөйләделәр, мастер-класслар үткәрделәр, бер-берсен һәм тамашачыларны актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә өндәделәр! Чара шоу форматында узды, шуңа күрә һәр катнашучы диплом, катнашучы медале һәм истәлекле бүләк алды. Җылы аралашу һәм күтәренке кәеф барысы өчен дә төп бүләк булды!