Арчаның "Өмет чаткысы" ТАССРның 100 еллыгын «Татар милли орнаменты»

2019 елның 22 феврале, җомга

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Арчаның “Өмет чаткысы”  тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Ләйлә Нуриәхмәтова «Татар милли орнаменты» дигән сәнгать-эстетик үсеш буенча ачык дәрес үткәрде. Балалар төсләрнең халык символикасы, орнамент һәм аның төрләре турында презентация карадылар, аннары татар халкының милли орнаменты белән таныштылар. Дәрес ахырында балалар үзләренең рәсемнәрендә татар декоратив-гамәли сәнгатенә карата үз фикерләрен белдерделәр. Тәрбияче сүзләренә караганда, мондый чаралар татар халык орнаменталь сәнгатенә кызыксыну тәрбияли, эстетик караш тәрбияли, татар орнаментының матурлыгын күрә белү тәрбияли

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International