“Кыюлык, намус һәм батырлык”

2019 елның 22 феврале, җомга
“Кыюлык, намус һәм батырлык”

           Россия Ватанны саклаучылар көне-Ватанга булган мәхәббәт, намус һәм батырлык бәйрәме, ел саен 23 февральдә билгеләп үтелә.   Россиядә элек –электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул - ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз иленең намусын саклау.

Ветераннар алар - тере тарихыбыз. Авылыбызда Ватаныбыз тынычлыгын саклауга үзенең лаеклы өлешен керткән ,зур хөрмәткә лаек ветеран яши.Ермолаев Лев Яковлевич  бүгенге көндә дә актив тормыш рәвеше белән яши: төрле очрашуларда катнаша, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә ярдәм итә.

Әлеге бәйрәм уңаеннан Түбән Биш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Зәй муницпаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, “Йортта бәйрәм” акциясе кысаларында,“Кыюлык, намус һәм батырлык” исеме астында оештырылган котлау акциясенә кушылып Бөек Ватан сугышы һәм педагогик хезмәт ветеранын тәбрикләделәр һәм үз куллары белән эшләнгән кул эшләрен тапшырдылар.

 -Без сугышны күрмәдек, аны бары кинолардан карап, китаплар укып, сезнең сөйләгәннәрегездән, тарих китаплары буенча гына беләбез.Без шуның белән бәхетле. Безгә сугышлар язмасын иде, илләр тыныч, халыклар бәхетле яшәсеннәр иде дип телибез,- дип балалар  йөрәк түреннән чыккан ихлас рәхмәт һәм тәбрикләү сүзләрен җыр һәм шигырьләр аша юлладылар.

 

Социаль хезмәткәр Гильмутдинова Г.Ш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International