21 нче февраль - бөтен дөньяда Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Бу чараның максаты – туган телгә карата мәхәббәт һәм шулай ук башка телләр белән кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү иде. Куелган максатны тормышка ашыру өчен, Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсе тернәкләнүчеләре Чепья авыл китапханәсендә кунакта булып кайттылар. Беренче филиал бүлекчәсе мөдире Зиятдинова Зәлия Фәләхетдин кызы ”Туган тел- син нинди искиткеч!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара әзерләгән иде. Бәйрәмдә төрле милләт халыкларының моңлы җырлары һәм шигырьләре яңгырады.