Питрәчнең “Шатлык” приютында мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге 13 бала белән юлда йөрү кагыйдәләре буенча "Урамда – бүлмәдә түгел, балалар хәтерләгез!”, дигән квест-уен узды.
14 август конне «Шатлык» приютында өлкән төркемдә тәрбияләнүче балалар белән сөйләм культурасы турында,“Әңгәмә һәм сөйләм культурасы кагыйдәләре” дигән темага әңгәмә дәрес үткәрдем.
Балаларны физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итәр өчен без еш кына спорт чаралары үткәрбез. Шушы көннәрдә генә “Шатлык” приютында, өлкән төркемдә тәрбияләнүчеләр белән “Кем тизрәк?” дигән куңелле стартлар үткәрдем.
Шатлык” приютында, өлкән төркемдә тәрбияләнүче балалар белән “ Нәрсә ул Экстремизм?” дигән темага сыйныф сәгате үткәрдем.
Өлкәннәр белән музыкаль терапия
2019 елның 20 августында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшләүче тәрбиячеләр балалар белән “Безнең якның күренекле кешеләре” дигән темага видео дәрес үткәрделәр.
Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансеризация узу өчен медицина учреждениеләренә илтеп җиткерү процедурасы Нурлат муниципаль районында оештырылган.
"Грани" мәдәни-ял итү үзәге базасында "Син үзең генә түгел" программасы кысаларында "Гармония" КЦСОН белгечләре Виктория Иванова һәм Татьяна Красавина тарафыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналары өчен вак моториканы үстерү буенча дәрес үткәрелде.
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Минем шәһәр, безнең Татарстан» дигән концерт программасы белән ТАССРның 100 еллыгын үткәрүгә әзерлек кысаларында «Җаухар» татар фольклор ансамбле, «Родник» Халыклар дуслыгы йорты ветераннарының иҗат коллективы чыгыш ясады.