Шатлык” приютында, өлкән төркемдә тәрбияләнүче балалар белән “ Нәрсә ул Экстремизм?” дигән темага сыйныф сәгате үткәрдем. Дәреснең максаты һәм бурычлары үсеп килүче буында гражданлык позицияләрен формалаштыру һәм шулай ук терракт вакытында үзеңне ничек тоту кагыйдәләренә өйрәтү иде. Дәрескә 7 бала җәлеп ителде. Балалар “экстремизм”, “терроризм” дигән төшенчәләр, аларның төрләре, статистикасы, шулай ук террор вакытында үзеңне ничек тоту кагыйдәләре белән дә таныштылар. Аннан соң балалар белән “Әгәр дә...” дигән уен уйнадык, уен вакытында алар проблемалы ситуациядән чыгу юлларын таптылар. Дәрес “ Җир йөзендә һәрвакыт мәхәббәт чәсәк атсын!!!” дигән шигырь юллары белән тәмамланды.