2019 елның 20 августында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшләүче тәрбиячеләр балалар белән “Безнең якның күренекле кешеләре” дигән темага видео дәрес үткәрделәр.
Әлеге дәреснең максаты - балаларның танылган кешеләр турындагы белемнәрен киңәйтү, әхлакый – патриотик хисләр, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү.
Дәрес барышында балаларга Иван Шишкин, Надежда Дурова, Марина Цветаева кебек танылган кешеләр белән видео файллар рәвешендә күрсәттеләр. Балалар аларның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.
Соңыннан балалар белән сорау – җавап үткәрелде, анда балалар белемнәрен ныгыттылар һәм тәэсирләр белән уртаклаштылар.
Бу дәрестә 26 кеше катнашты.