Күңелле стартлар “Кем тизрәк?”

2019 елның 20 августы, сишәмбе

  Балаларны физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итәр өчен без еш кына спорт чаралары үткәрбез.  Шушы көннәрдә генә  “Шатлык” приютында, өлкән төркемдә тәрбияләнүчеләр белән  “Кем тизрәк?” дигән куңелле стартлар үткәрдем. Чара спортка багышланган блиц-турнир белән башланып китте. Аннан соң балалар төрле эстафеталарда ярыштылар, бу: туп белән эстафета, швабра белән эстафета, , “Көнгерә” эстафета, шар һәм теннис ракеткалары белән эстафета, һәм башкалар. Билгеле булганча һәрбер ярышныңда җиңүчеләре була, безнең ярышта да  “Күңелле балалар” командасы җиңүче булды. Балалар бу уеннардан күтәренке кәеф һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International