Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә “ “Минем яраткан уенчыгым” темасына рәсем ясау.

2019 елның 20 августы, сишәмбе
2019 елның 20 нче августында Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты- интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Тимергалиева А.Н. балалар белән “Минем яраткан уенчыгым” темасына рәсем ясау шөгыле үткәрде. Максат: - яраткан уенчыкны кәгазь битендә ясарга, буярга ойрәтү. - эстетика, хәтер, игътибар, пөхтәлекне үстерү; - рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту. Рәсем ясау балаларның иң яраткан шөгыльләренең берсе. Шөгыль башында балалар тәрбияче белән бергә төрле уенчыклар карадылар, алар турында табышмаклар чиштеләр, А. Бартоның “Уенчыклар” китабыннан шигырьләр тыңладылар . Аннан соң балалар үзләренең яраткан уенчыкларын, бик теләп, зур түземсезлек белән кәгазь битенә ясый башладылар. Һәрберсе индивидуаль якын килеп, матур итеп рәсемнәрне буядылар. Шөгыль бик мавыктыргыч һәм күңелле узды. Балалар канәгать калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International