14 август конне «Шатлык» приютында өлкән төркемдә тәрбияләнүче балалар белән сөйләм культурасы турында,“Әңгәмә һәм сөйләм культурасы кагыйдәләре” дигән темага әңгәмә дәрес үткәрдем. Бу чараның максаты, сөйләм культурасын, әңгәмә культурасын үстерүгә, һәм шәхескә карата хөрмәт формалаштыру иде. Дәрескә 13 бала җәлеп ителде. Бу чара, балаларны, әхлакый тәрбияләү буенча дәресләр системасына керә. Моңа кадәр дә әхлак тәрбиясе буенча берничә дәрес үткәрелгән иде инде. Чара түгәрәк өстәл артында, әңгәмә формасында үткәрелде. Әңгәмә вакытында балалар катлаулы сорауларга җаваплар таптылар, “Әдәплелек” дигән сүзнең килеп чыгышы турында белделәр, төгәллек, әдәплелек, нәзакәтлек кагыйдәләре белән таныштылар. Берничә тормыш ситуациясен хәл иттеләр. Аннан соң практик эш үткәрдек, ул оттырышсыз лоторея уенныннан тора иде. Балалар төрле ситуацияләр уйнап күрсәттеләр : “кызларны танцага чакыру”, “кызларга өс киемен кияргә булышу”, “үтеп баручылардан вакыт күпме икәнен сорау” һәм башкалар. Балалар үзләренең бурычларын бик яхшы үтәделәр. Дәрестә әдәплелек, сөйләм культурасы, әңгәмә кагыйдәләре турында кургәзмә әсбаплар кулланылды.