Өлкәннәр белән музыкаль терапия

2019 елның 20 августы, сишәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Демография» милли проектының «өлкән буын» региональ проектын тормышка ашыру кысаларында музыка терапиясе буенча даими рәвештә дәресләр үткәрелә.

Интернат- йорт хезмәткәрләре төрле жанрдагы музыканы куллана.Гадәттә,сенсорлы бүлмәдә классик музыка   һәм табигать тавышлары яңгырый.Бу вакытта  алар пластилин белән эшли, рәсем ясый, гардено терапия, арттерапия , хобби- техника белән шөгыльләнә.Язгы- көзге чорда  фонтан янында, беседкада, территория буенча    прогулка вакытында да  җыр һәм музыка  аларга ял бирә.Репертуар төзегәндә, әлбәттә, аларның теләкләре , төрле юбилей һәм бәйрәм  истәлекле даталар  искә алына.  Күптән түгел бездә кунакта гитарасы белән  автор башкаручы Е. Скрябин   булды.70-80 нче елгы җырлар  һәрберсенең күңел кылларына кагылды, бик яратып тыңладылар , таныш җырларны кушылып бергә  башкардылар. Интернат-йорт хезмәткәрләре   музыка белән  эшләүнең олы яшьтәге кешеләрне активлаштырырга нык ярдәм итә дип уйлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International