ТАССРның 100 еллыгын уздыруга әзерлек кысаларында, шәһәр һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган “Җәүһәр” татар фольклор ансамбле концерты

2019 елның 20 августы, сишәмбе

 “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Минем шәһәр, безнең Татарстан» дигән концерт программасы белән ТАССРның 100 еллыгын үткәрүгә әзерлек кысаларында «Җаухар» татар фольклор ансамбле, «Родник» Халыклар дуслыгы йорты ветераннарының иҗат коллективы чыгыш ясады.

Концерт программасын алып баручы, Татарстанның атказанган укытучысы Назыйма Закирова социаль хезмәт алучыларны шәһәр һәм республика бәйрәме белән котлады.  Залда дустанә, күңел күтәренкелеге хөкем сөрде. Социаль хезмәт алучылар артистларның һәр чыгышын көчле алкышлар белән каршы алдылар.

Ансамбль җитәкчесе Рәшит Мәүлиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре баян аккомпоненты, ветераннарның татар һәм рус телләрендә җыр -моңнары аларның күңелендә матур хисләр уятты. Республиканың танылган шагыйрьләренең һәм ветераннарның туган як турында үзләре язган шигырьләре, шаян биюләр коллектив репертуарын баетты.

Тамашачыларга, концертны алып баручысы  артистларның чыгышлары барышында, аларның иҗаты белән таныштыруы да кызыклы булды. Ул коллективның 83 яшькә кадәрле пенсионерлардан торуын,   алар шәһәр һәм республиканың мәдәни, иҗтимагый тормышында актив катнашуларын билгеләп үтте.

Социаль хезмәт алучылар музыкаль-иҗади очрашудан канәгать калдылар, артистларга сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

Чарада  37 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International