ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2019 ел
җомга

Түнтәр авылында яшәүче Муллагалиева Хәдичә Низаметдин кызына  25 октябрь көнне 90 яшь тулды.  Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү  бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Урта Көшкәт  авыл җирлеге башлыгы Юрий Перфилов, «Дуслык» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш икътисадчысы Илфат Закировлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәч тапшырдылар. 

 

 

  

2019 елның  25 октябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  балалар белән “Шәһәр тирәлегендә үз – үзеңне тоту кагыйдәләре” дигән темага чара узды.

2019 елның 23 октябрендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Гайнутдинова Ф.Т. социаль хезмәт алучылар белән "Сәламәт яшәү рәвеше – балаларның бәхетле киләчәге" темасына дәрес үткәрде.

2019 нчы елның 24 енче октябрендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гайнетдинова Ф.Т.  Айдар авыл җирлеге территориясендә консультация көне үткәрде.

    Норлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре Көзге чорда территорияне чистартуда актив катнаштылар, кирәкле инвентарь һәм яхшы кәеф белән коралландылар. Өмә үткәрү-ул күркәм традиция.

2019 елның 24 октябрендә Югары Утар балалар йортында 1962 елдан бирле тәрбияләнүчеләр өчен һәм шулай ук балалар йорты хезмәткәре өчен бик мөһим истәлекле  очрашу  булып узды. Бу очрашуга без аеруча дулкынланып әзерләндек.

Бүген 2019 елның 25 октябрь көнне  “Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен” социаль эш буенча белгеч Мотыйгуллина М.И. яшәүчеләр өчен  көзге табигатькә  чыгу оештырды

2019 елның  24 октябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Сак булыгыз, бозлавык” дигән профилактик әңгәмә үткәрелде.

2019 елның 24 октябрь  көнне, Чирмешән муниципаль районының дәүләт автоном «Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йорты» нда социаль эш буенча белгеч Мотыйгуллина М.И. яшәүчеләр өчен көзге яфраклардан букет ясау буенча мастер-класс үткәрде

Менделеевскның "Өмет яры"  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре 24 октябрьдә  "Көч куллануга каршы бергә!" акциясе уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International