Норлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре Көзге чорда территорияне чистартуда актив катнаштылар, кирәкле инвентарь һәм яхшы кәеф белән коралландылар. Өмә үткәрү-ул күркәм традиция.
Чара учреждение янындагы территорияне җыештыру белән башланды. Яхшы һава торышы, күтәренке кәеф һәм эшкә сәләтле булуга ярдәм итте. Барысы бергә территорияне чүп-чардан һәм коелган яфраклардан чистарттылар, клумбалар җыештырдылар.
Өмә бик җанлы һәм актив узды. Үз хезмәтенең нәтиҗәсен күрү күңелле, һәркем бу эшкә үз җылысының бер өлешен кертте, ә интернат-йортның чиста территориясе күзләрне шатландыра.