«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Сак булыгыз, бозлавык” дигән профилактик әңгәмә үтте

2019 елның 25 октябре, җомга

2019 елның  24 октябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Сак булыгыз, бозлавык” дигән профилактик әңгәмә үткәрелде.

Чараның  максаты балаларны бозлавык вакытында үз – үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру. Кереш өлешендә балалар презентация  ярдәмендә “бозлавык” һәм бозлавыкның төп төшенчәләре белән таныштылар.

Алар кышкы чорда сулыкларда һәм юлларда үз – үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәнделәр. Әңгәмә, гомумән алганда, эчтәлекле һәм кызыклы үтте. Әңгәмә барышында тәрбияче ширкәт, ярдәмчеллек хисләрен үстерергә тырышты. Балалар төрле хәлләргә анализ ясарга өйрәнделәр.

Әңгәмәдә 10 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International