Менделеевскның "Өмет яры" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре 24 октябрьдә "Көч куллануга каршы бергә!" акциясе уздырды.
Акциянең максаты - җәмәгатьчелек игътибарын балалар белән рәхимсез мөгамәлә проблемаларына җәлеп итү, авыр тормыш ситуацияләренә ышаныч телефоны аша мөрәҗәгать итү.
Белгечләр шәһәрдә яшәүчеләр арасында үткәргән сораштыру вакытында, көчләү проблемасы белән очрашкан гражданнарның күбесе читтә калырга һәм чит проблемаларны хәл итүдә катнашмаска тырышуларын ачыклады. Белгечләр шәһәрлеләргә Россиядә балаларга карата көч куллану очраклары статистикасын китерде, 2019 елның октябреннән гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә балаларга карата рәхимсез карашны профилактикалауга юнәлдерелгән "Күз яшьләрсез балачак" программасының гамәлгә ашырылуы турында сөйләделәр.
Шулай ук акция барышында балалар өчен ышаныч телефоны, "Фатыйма" хатын-кызлар кризис үзәгенең Казан шәһәрендәге визиткалары да таратылды.