2019 нчы елның 24 енче октябрендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гайнетдинова Ф.Т. Айдар авыл җирлеге территориясендә консультация көне үткәрде. Консультация барышында гражданнарны күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында сораулар кызыксындырды. Шуңа бәйле рәвештә, тулы мәгълүмат алу өчен РЦМП № 41 бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде. Шулай ук ситуацияне өйрәнү максаты белән гаиләләргә дә бару оештырылды.