2019 елның 23 октябрендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Гайнутдинова Ф.Т. социаль хезмәт алучылар белән "Сәламәт яшәү рәвеше – балаларның бәхетле киләчәге" темасына дәрес үткәрде. Дәренең максаты: сәламәт яшәү рәвеше, аның һәр кеше тормышында әһәмияте турында күзаллауларны формалаштыру, зарарлы гадәтләргә дөрес караш булдыру.