Розалар букеты

2019 елның 25 октябре, җомга

2019 елның 24 октябрь  көнне, Чирмешән муниципаль районының дәүләт автоном «Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йорты» нда социаль эш буенча белгеч Мотыйгуллина М.И. яшәүчеләр өчен көзге яфраклардан букет ясау буенча мастер-класс үткәрде. Мондый төрдәге эш кулларның вак моторикасын үстерү өчен бик файдалы, хәрәкәтләрне координацияләүне яхшыртуга ярдәм итә.  Әгәр башта яшәүчеләр үзләренең нәрсә дә булса килеп чыгуына ышанмаса, соңрак үз эшләренең нәтиҗәләре белән гаҗәпләнделәр. Эш тәмамлангач, барлык эшләнгән роза  бер зур букетка җыелган иде, киләчәктә , ул барысын да сөендереп  елның иң матур ел фасылын –көзне искә тешертәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International