«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Шәһәр тирәлегендә үз – үзеңне тоту кагыйдәләре” дигән темага чара узды

2019 елның 25 октябре, җомга

2019 елның  25 октябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  балалар белән “Шәһәр тирәлегендә үз – үзеңне тоту кагыйдәләре” дигән темага чара узды.

Чара видео дәрес формасында узды, дәреснең максаты тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләрен үстерү.

Чара барышында балалар “Подъезд” дигән видео ролик һәм “Таныш түгел”, “Мәктәпкә куркынычсыз юл” дигән мульфильм карадылар. Һәм каршыңа таныш түгел кеше очраса үзеңне ничек сакларга кирәклеге турында нәтиҗә ясадылар.

Чарада 21 бала һәм 4 әни катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International