Агымдагы елның 9 нчы декабрендә инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр Чепьяда урнашкан “Халыклар дуслыгы” музеена экскурсиягә бардылар. Музейдагы экспозицияләрнең һәркайсы үзенә бер бай серле дөньяга алып кергән кебек. Тернәкләнүчеләр төрле заллар буенча тарихи язмалар, фотосүрәтләр, экспонатлар буенча районыбыз тарихы, табигате, шул җирлектә яшәгән халыкларның тормыш-көнкүреше турында күп мәгълүмат тупладылар.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова һәм социаль хезмәт алучы Сергей Беспалов инвалидлар декадасы кысаларында “Тормыш ул- матур һәм дәвам итә!” дигән темага кызыклы кешеләр белән очрашу чарасы уздырдылар.
Инвалидлар декадасы кысасында 10нчы декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Яр Чаллы медицина көллиятенең «Кояш», «Медиклар» отрядлары волонтерлары курчаклар әзерләү буенча мастер-класс үткәрделәр, анда 20 инвалид бала һәм 6 ата-ана катнашты.
Балалар һәм ата-аналар мастер-класс оештыручыларны игътибар белән тыңладылар, ә алар, үз чиратларында, адымлап барсын күрсәттеләр һәм аңлаттылар. Иҗат итү кайнап торды, барысы да процесска аеруча зур дулкынлану белән карадылар. Әти-әниләр балаларга ярдәм итеп, үзләре балаларга әйләнгән кебек, иҗат белән мавыктылар. Һәркем үз курчагын фикер алышып һәм киңәшләшеп ясады.
Үз куллары белән ясаган курчакны кемдер туган һәм якын кешесенә бүләк итәргә теләде, ә кемдер уйнау өчен үзенә калдырды.
Инвалидлар декадасы кысасында 10нчы декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Яр Чаллы курчак театры «Домок - теремок» исемле тамаша тәкъдим итте, анда 29 бала һәм 12 ата-ана катнашты.
Курчак театры-балаларның иң яраткан тамашаларының берсе. Курчак театрында балалар таныш һәм якын уенчыкларны күрә алалар. Бу тамашада да балалар аюны, куянны, керпене, бака, черкине һ. б. күрделәр, алар җанланды, сөйләшә башлады, тагын да кызыграк булды. Бу тамаша балаларны үзенә бер төрле мавыктыргыч дөньяга күчерде. Балалар актив катнаштылар, курчаклар биргән сорауларга бик теләп җавап бирделәр, аларның күрсәтмәләрен үтәделәр, киңәшләр бирделәр, куркынычлык барлыкка килгәндә - кисәттеләр.
«Домок - теремок» тамашасы балаларга зур ләззәт бирде һәм бик күп шатлык китерде.
1 нче декабрьдән бөтен ил буенча Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы старт ала. Безнең районда да ел саен үткәрелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Инвалидлар декадасы» үтә.
Аксубай районындагы "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Ватан Геройлары көне" уңаеннан Социалистик Хезмәт Герое Сорокина Валентина Васильевна янына бардылар.
2019 елның 7 декабрендә ТР яшьләренә патриотик тәрбия бирү буенча «Патриот» программасы кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге һәм «Әтиләр клубы» хезмәткәрләре тарафыннан герой көненә багышланган уртак чара үткәрелде.
18 ноябрьдән 26 ноябрьгә кадәр Питрәч муниципаль районында Әниләр көненә багышланган «СуперӘни-2019» район онлайн-конкурсы узды.
Инвалидлар декадасы кысаларында, 2019 елның 9 декабрендә Питрәч муниципаль районының «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең белгечләре тарафыннан «Теремок» әкияте дәлилләре буенча курчак театры күрсәтелде.
«Твистер» уены - балалар өчен мавыктыргыч уен. Бүген ул иң популяр уеннарның берсе булып тора.