ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

      Мамадыш шәһәренең «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Сәләтлеләр университеты" башкарма директоры Айдар Акмалов Мамадыш картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йортта яшәүчеләр белән берлектә Ватан Геройлары көненә багышланган чара оештырды

Инвалидлар Декадасын үткәрү кысаларында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре берничә чара үткәрделәр.

Инвалидлар декадасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Олеся Минһаҗетдинова «Без бергә» клубында социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә торучы ата-аналар, шул исәптән инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен «Син бу дөньяда ялгыз түгел!» дип аталган дәрес үткәрде.

«Өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын яхшырту һәм системалы ярдәм итү программасын «Өлкән буын» милли проекты кысаларында тормышка ашыру» нигезендә «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр 2019 елның 9 декабрендә «Умырзая» тернәкләндерү үзәгендә булдылар.

2019 елның 8 декабрендә «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Якупова В.Т.  10 кешедән торган мәктәп яшендәге балалар белән «Тылсымлы элмәкләр» түгәрәгенең «Башлангыч рәттә элмәкләр җыю»темасына дәрес үткәрде.

Максат: башлангыч рәттә традицион элмәкләр җыю белән танышу.

10.12.2019 ел, сишәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Тләнче  Тамак урта мәктәбе 7нче сыйныф укучылары  интернат – йортта кунакта булдылар. Алар үзләренең концерт номерларын күрсәттеләр. Чара ахырында балалар өлкәннәргә, мөмкинлекләре чикләнгән социаль хезмәт алучыларга үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, аларны стенгазетага язып , бүләк итеп калдырдылар. 

2019 елның 6 декабрендә Баулы муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Милосердие» үзәгендә социаль педагог Газыйева Гүзәл һәм социаль эш буенча белгеч Батршина Дарья тарафыннан, инвалидлар декадасы кысаларында, монотипия ысулын кулланып, рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

Инвалидлар декадасы кысаларында 2019 нчы елның 10 нчы декабрендә «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен арттерапия элементлары белән мавыктыргыч сәяхәт оештырылды. 

Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади сәләтләрен үстерү һәм балигъ булмаган балаларның туган як турындагы белемнәрен системалаштыру максатыннан Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар арасында "Минем Ватаным – Татарстан» дигән темага рәсемнәр конкурсы үткәрде. Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге Гыйльметдинова Гөлүзәне, Гыйльметдинова Илүзәне, Әхмәтшина Зәринәне, Николаев Адельне, Кыямов Аязны конкурста актив катнашулары белән котлый.

Азнакай муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгендә авыл җирлегендә яшәуче 65 яшьтән өлкән кешеләрне медицина оешмаларына «Өлкән буын» проекты кысаларында алып бару һэм алып кайту дәвам итә. Социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре авыл җирлегендә эшләүче фельдшерлар белән берлектә һәр көнне 65 яшьтән өлкәннәребезне медицина оешмаларына алып килеп, алып кайтуны оештыралар. Өлкәннәр бик канәгать калалар һәм дә үзләренең чиксез рәхмәтләрен әйтәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International