Мамадыш районы "Забота" үзәгендә Ватан Геройлары көненә багышланган чара

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

2019 елның 7 декабрендә ТР яшьләренә патриотик тәрбия бирү буенча «Патриот» программасы кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге һәм «Әтиләр клубы» хезмәткәрләре тарафыннан герой көненә багышланган уртак чара үткәрелде.

Әтиләр клубы активистлары, «Гвардия» район хәрби-һава көчләре һәм махсус билгеләнештәге гаскәрләр ветераннары иҗтимагый оешмасы әгъзалары: Гыйззәтуллин Фәнил, Шакиров Айрат, Сафин Рамил үзләренә хәрби корал җыю һәм сүтү, рация куллану, тиз генә хәрби амуниция кию һәм башка хәрби күнекмәләр күрсәткән кадетлар клубы әгъзалары ярдәмчеләренә җәлеп иттеләр. Мастер-класстан соң һәр бала хәрби һөнәр белән таныша ала иде: автомат җыярга, парашютчы экипировкасын сынап карарга , рация буенча сөйләшергә, кыйммәтле мәгълүматларны «штаб» ка тапшырырга. Бу чара балаларга патриотик идеяләр: армия дә хезмәт итүне популярлаштыру, Ватанны саклаучылар булу максатыннан үткәрелде. 

 Чара гадәттәгечә чәй өстәле артында тәмамланды: спонсор Гыйззәтуллина Алсу исеменнән, тәмле, матур, торттан беркемдә баш тартмады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International