«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар декадасы кысаларында “Тормыш ул- матур һәм дәвам итә!” дигән темага кызыклы кешеләр белән очрашу

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Яр Чаллы  шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова һәм социаль хезмәт алучы Сергей Беспалов инвалидлар декадасы  кысаларында “Тормыш ул- матур һәм дәвам итә!”  дигән темага кызыклы кешеләр белән очрашу  чарасы уздырдылар.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучының иҗади осталыгын үстерү, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрдә авыруны җиңүгә һәм актив тормыш позициясенә омтылышны арттыру.

Очрашуның чакырылган кунагы, Тукай районы Бәтке авылыннан 61 яшьлек социаль хезмәт алучы, һәвәскәр-рәссам Сергей Петрович Беспалов иде.  Бу чара аның картиналарыннан һәм газобетоннан ясалган эшләнмәләреннән  торган беренче күргәзмәсе  фонында узды. 

Сергей Беспалов  озак авырудан соң тернәкләнү барышында,  үзендә сәнгать сәләтләрен сизеп, сул кул белән язарга, рәсем ясарга өйрәнә һәм алга таба да картиналар язуын дәвам итүе белән уникаль шәхес булып кала. Якыннарының һәм туганнарының булышлыгы нәтиҗәсендә, аның сәламәтлегенең яхшыруы, бакчаларны бизәү өчен кул эшләнмәләре ясарга этәргеч бирә. Чара барышында ул картиналар өчен сюжетлар барлыкка килүе, рәсем ясау алымнары, эшләнмәләр турында идеяләрнең ничек барлыкка килүе, шулай ук  күңел кичерешләрен белдерү һәм тормышның башка шатлыклы мизгелләре белән уртаклашты. Тормыш иптәше Мария Беспалова бабаларының рәсем ясый белү сәләте, ике оныгына да күчкәнлеге һәм  аларның конкурсларда призлы урыннар алулары турында сөйләп узды.

Күргәзмәгә килүчеләр Сергей Петровичның матур җәйге пейзажлы рәсемнәренә һәм бакча бизәр өчен әкият персонажларыннан торган кызыклы эшләнмәләренә сокландылар. Чара ахырында, ул үзенең озын кышкы кичләргә планнары турында, аның газобетон калдыкларыннан һәм мәзәк агачтан урман композициясе ясарга уйлавы турында сөйләде. Социаль хезмәт алучылар аңа ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, яңа сәнгать әсәрләрен иҗат итүдә уңай тәэсирләр алуын теләделәр. Сергей Петрович барлык катнашучыларга да күргәзмә белән кызыксынулары, ярдәм итүләре һәм аның эше турында җылы сүзләр әйтүләре өчен рәхмәт белдерде.

Чарада 49 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International