ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында «Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә шахмат буенча турнир узды. Мастер-класс барышында балалар шахмат стратегиясе нигезләрен үзләштерделәр. Иң активлар шахмат буенча компьютер уенында катнаштылар.

Дәресләрдән соң һәркем үзен гроссмейстер ролендә сынап карады. Балалар чын шахмат һәм шашка уйнадылар. Аларга әти-әниләре дә кушылды.  Алар бик теләп интеллектуаль уенда катнаштылар. Күп кенә өлкәннәр шахмат уйнамавын таныдылар. Шахмат уены авыр булса да, ләззәт бирә.

Шахмат һәм шашка уеннарында тәүлекнең теләсә кайсы вакытында уйнарга була. Хәтта иң гади өстәл уеннары да файдалы йогынты ясый бала. Бу уеннар игътибар, күрү хәтере, логика, хыялны үстерә.

Инвалидлар декадасы кысаларында «Здравушка» (Казан шәһәре) тернәкләндерү үзәгендә табиб-ортопед Биктимирова Фәния Мансур кызы лекция укыды. Балаларның законлы вәкилләренә профилактика ысуллары турында сөйләделәр. Демонстрацион экземплярларда табиб грамоталы ортопедик аяк киемен ничек сайларга кирәклеген аңлатты. Сатып алган вакытта ничек ялгышмаска кирәклеге әйтелде. Лекция тематик буклетлар өләшү белән тәмамланды.

9 нчы декабрь  көнне Сарман муниципаль  районындагы “Шәфкатъ” халыкка социаль  хезмәт күрсәтү үзәгендә  Сарман урта гомум белем бирү мәктәбенең  3 класс укучылары кунакта булып киттеләр. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре оешма эшчәнлеге турында җентекләп сөйләделәр. Балалар дәвалану бүлмәләре, җиһазлар, гомүмән, оешма эшчәнлеге белән таныштылар, сенсор бүлмәдә булдылар.

   Экскурсия нәтиҗәләре буенча, балалар үзләренең социаль элемтәләрен киңәйттеләр;  үз яшьтәшләре, өлкәннәр  белән аралаштылар; әйләнә - тирә дөнья турындагы белемнәрен тулыландырдылар. Мондый формадагы эш төрләре  киләчәк тормышта балаларның адаптацион мөмкинлекләрен арттыраырга, һөнәр сайларга ярдәм итәләр.

    2019 елның 9 нчы декабрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Халыкара инвалидлар көненә багышланган шахмат-шашка турниры үткәрелде. Шашка һәм шахмат – бер уенда да күп шатлык һәм ләззәт тудыра торган фән дә, спорт уены да. Бу традицион һәм мавыктыргыч уеннар уйларга һәм фикерләргә өйрәтәләр. Турнир бик җылы һәм дустанә шартларда узды. Катнашучылар ярышларга зур җаваплылык һәм кызыксыну белән карадылар. Бер-берсе белән ярышып, алар үзләре өчен аерым уңышларга ирештеләр. Чара ахырында барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Алабуга «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә инвалидлар декадасы кысаларында балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен «Арт-иртәнге аш» чаралары циклыннан беренче дәрес уздырылган. Проектның төп максаты: мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм гаиләләрне иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү юлы белән социаль адаптацияләү.

2019 елның 6 декабрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү  үзәгендә, инвалидлар декадасы уңаеннан, социаль хезмәт алучылар өчен «Айсылу»кинофильмы күрсәтелде. Россиядә һәм башка илләрдә Халыкара инвалидлар көне җәмәгатьчелек игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәлеп итү өчен үткәрелә. Инвалидларга мөнәсәбәт – җәмгыятьнең җитлегүенең, аны берләштерүнең һәм яшәү сәләтенең мөһим күрсәткече. Бүгенге көндә сәламәтлекләре белән проблемалары булган кешеләрнең лаеклы яшәүләре, аларга карата игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү һәрберебездән тора.

9 нчы декабрь көнне «Гнездышко» социаль приютының өлкән төркем тәрбияләнүчеләре шәһәрнең Җиңү Паркына экскурсиягә бардылар.

Хәйриячеләр Югары Осланда кунакта

      6 декабрь көнне  мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз тарафыннан Шешеңәр мәдәният йортында "Дуслар җыелган җирдә" дип исемләнгән хәйрия концерты оештырылды.  Мәгънәле матур җырлар, дәртле биюләр, шаян шигырьләр райондашларыбызның күңеленә хуш килде. Концертны Казан артистлары да бизәде: Алмас Сафин, Рәсим Фасихов, Динә Закирова, баянчы Рүзәль Зиятдинов һәм башкалар.

    

7 декабрьдә тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Әхмәтов Әкрам Галимулла улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Әтнә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Каюмов Айрат Фәнил улы, «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече Галимҗанова Гөлшат Назыймулла кызы, Күлле-Киме авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Хәмит Хәйдәр улы килделәр.   Кунаклар юбилярны җылы котлап,  нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер теләделәр, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлавы белән берлектә чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International