Инвалидлар декадасы кысасында 10нчы декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Яр Чаллы медицина көллиятенең «Кояш», «Медиклар» отрядлары волонтерлары курчаклар әзерләү буенча мастер-класс үткәрделәр, анда 20 инвалид бала һәм 6 ата-ана катнашты.
Балалар һәм ата-аналар мастер-класс оештыручыларны игътибар белән тыңладылар, ә алар, үз чиратларында, адымлап барсын күрсәттеләр һәм аңлаттылар. Иҗат итү кайнап торды, барысы да процесска аеруча зур дулкынлану белән карадылар. Әти-әниләр балаларга ярдәм итеп, үзләре балаларга әйләнгән кебек, иҗат белән мавыктылар. Һәркем үз курчагын фикер алышып һәм киңәшләшеп ясады.
Үз куллары белән ясаган курчакны кемдер туган һәм якын кешесенә бүләк итәргә теләде, ә кемдер уйнау өчен үзенә калдырды.