Инвалидлар декадасы кысасында 10нчы декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Яр Чаллы курчак театры «Домок - теремок» исемле тамаша тәкъдим итте, анда 29 бала һәм 12 ата-ана катнашты.
Курчак театры-балаларның иң яраткан тамашаларының берсе. Курчак театрында балалар таныш һәм якын уенчыкларны күрә алалар. Бу тамашада да балалар аюны, куянны, керпене, бака, черкине һ. б. күрделәр, алар җанланды, сөйләшә башлады, тагын да кызыграк булды. Бу тамаша балаларны үзенә бер төрле мавыктыргыч дөньяга күчерде. Балалар актив катнаштылар, курчаклар биргән сорауларга бик теләп җавап бирделәр, аларның күрсәтмәләрен үтәделәр, киңәшләр бирделәр, куркынычлык барлыкка килгәндә - кисәттеләр.
«Домок - теремок» тамашасы балаларга зур ләззәт бирде һәм бик күп шатлык китерде.