Агымдагы елның 9 нчы декабрендә инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр Чепьяда урнашкан “Халыклар дуслыгы” музеена экскурсиягә бардылар. Музейдагы экспозицияләрнең һәркайсы үзенә бер бай серле дөньяга алып кергән кебек. Тернәкләнүчеләр төрле заллар буенча тарихи язмалар, фотосүрәтләр, экспонатлар буенча районыбыз тарихы, табигате, шул җирлектә яшәгән халыкларның тормыш-көнкүреше турында күп мәгълүмат тупладылар.
Шул ук көнне әлеге бүлекчәгә Чепья мәдәният йорты һәм Чепья авыл китапханәсе хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килделәр. Концерт алдыннан катнашучыларга “Көчле рухлылар” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Шулай ук аларга багышланган тормышчан шигырьләр дә яңгырады. Һәр чара үзенә бер төрле үзенчәлеккә ия. Биредә башкарылган төрле шаян мәзәкләр,такмаклар, җырлы- биюләр – тамашачының күңеленә үтеп керде. Тернәкләнүчеләр артистлар белән бергә яшьлекләрен искә алып биюле тамашага да кушылды.
Чара азагында концертта катнашучы хезмәткәргә тернәкләнүчеләр үз теләк-тәкъдимнәрен җиткерделәр.