19 декабрь көнне Тукай районы Күзкәй авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы инвалиды Сабиров Мәхмүт Сабир улы үзенең туган көнен билгеләп үтте. "Без өлешенә җитди сынаулар да, бөек триумфлар да туры килгән Бөек Ватан сугышы буыны белән чын күңелдән горурланабыз.
Республиканың барлык вакыйгаларыннан хәбәрдар булу өчен, Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар “Казан хәбәрләре” газетасын укый
Норлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йорты хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан «Безгә Яңа ел килә»дигән әдәби сәгать уздырдылар.
Һәр интерьерның үз үзенчәлегебулырга тиеш, һәм еш кына иң гади элегантлы вариант булыпалмазлы чигү ысулы белән ясалган картина тора.
Беренче карашка процесс аеруча катлаулы булып тоелмый, әмма эш четерекле, детальләргә һәм төрле төстәге стразалар сайлауга зур игътибар таләп итә.
Кинотерапия технологиясен тормышка ашыру кысаларында Баулы интернат – йортының белгечләре Вагыйзова Р.З. һәм Билалова Л.К. социаль хезмәт алучылар өчен узган еллар фильмнарын күрсәттеләр.
Лениногорск муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан балаларга ярдәм итүнең үзенчәлекле технологияләре ел саен гамәлгә ашырыла. Аларга “Өй визитированиесе хезмәте”, “Монтессорлар - педагогика”, “Песочная терапия”, “Ком белән рәсем”, “Барысы да чәчәк ата” проекты, терапевтик техника, шул исәптән “Инклюзив театр”, “Инвалид балаларны профориентацияләү һәм профадаптацияләү” һәм “Талантлар шатлыгы” программалары керә. Әлеге технологияләр буенча эш барышында агымдагы елда сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән 100дән артык балигъ булмаган бала колачланган. Инвалид балалар белән эшләү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, социаль тернәкләндерүнең һәм җайлашуның нәтиҗәле ысулларының берсе - инклюзив театр, аның катнашучылары ОВЗ белән балалар һәм сәламәт егетләр.
Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат йортында директор Горбунов А. П. социаль хезмәт алучылар һәм персонал белән инструктаж үткәрде.
«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында 2019 нчы елның 18 нче декабрендә Түбән Каманыж «Веста» үзәге белгече Ләйсән Суниева тарафыннан мөмкинлекләре чикле булган 6 бала өчен «Светофор» дигән төркемле дәрес оештырылды.
Азнакай муниципаль районындагы “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгендэ тәрбия мәктәбе технологиясе буенча дәрес уткәрелде. Чарага социаль хезмәткәрләр, шәфкать туташы, өйдә карау белән шөгыльләнүче гражданнар (сиделкалар) чакырылды. Дәресне өйгә йөреп ярдәм күрсәтү бүлекчесе шэфкать туташы Бадертдинова Р.М. үткәрде. Раушания Мәдхәт кызы постельдә ятучы авыруларны физик күнегүләр ярдәмендә дәвалау турында кызыклы лекция укыды, күнегүлэрне практикада эшләп күрсәтте, тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
18 нче декабрь көнне Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез катнашында «Бию аркылы дәвалау» дип исемләнгән чара уздырылды. Катнашучылар бию тарихының барлыкка килүе һәм төрләре белән таныштылар.