Тукай районы Күзкәй авылында яшәүче сугыш ветеранын туган көне белән котладылар.

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

19 декабрь көнне Тукай районы  Күзкәй авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы инвалиды Сабиров Мәхмүт Сабир улы үзенең туган көнен билгеләп үтте.    "Без өлешенә җитди сынаулар да, бөек триумфлар да туры килгән Бөек Ватан сугышы буыны белән чын күңелдән горурланабыз. Сез авырлыклардан беркайчан да курыкмаган, һәрвакыт иң яхшысына гына ышанган буын вәкиле. Без Сезгә күпьеллык, туган районыбыз хакына лаеклы хезмәтегез, үсеп килүче буынга  үрнәк булуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел җылысы һәм оптимизм юлдаш булсын!",- дип котлады юбилярны районның ветераннар Советы рәисе Зарипов Г.С.

Олы яшьтә булуына карамастан, Мәхмүтҗан Сабир улы үзенең озын, авыр хезмәт юлын, аеруча сугыш елларын зур дулкынлану белән искә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International