Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат йортында директор Горбунов А. П. социаль хезмәт алучылар һәм персонал белән инструктаж үткәрде.
Чараның төп максаты-янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү иде.
Профилактик дәрес вакытында янгын чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар. Чара барышында социаль хезмәт алучыларга электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү кирәклеген аңлаттылар, шулай ук учреждение бинасында тәмәке тартуны тыю турында һәм янгын килеп чыккан очракта гамәлләр алгоритмын искә төшерделәр.
Теоретик укулар үткәрделәр, һәр төнге смена хезмәткәрләре янгын чыгу вакытында үз гамәлләрен этаплап эшләделәр, бу исә интернат-йортындагы кешеләрнең тормышын, сәламәтлеген һәм мөлкәтен кисәтү буенча практик күнекмәләр булдырырга мөмкинлек бирде.
Артур Петрович шулай ук бүгенге көндә стационар учреждениеләр хезмәткәрләре теләсә нинди гадәттән тыш хәлләргә әзер булырга, ничек дөрес эш итәргә, кая барырга һәм үзләренә генә түгел, ә тирә-юньдәге кешеләргә дә беренче кирәкле ярдәмне ничек күрсәтергә кирәклеген белергә тиеш, дип билгеләп үтте.