18 нче декабрь көнне Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез катнашында «Бию аркылы дәвалау» дип исемләнгән чара уздырылды. Катнашучылар бию тарихының барлыкка килүе һәм төрләре белән таныштылар.
Әлеге алым психик һәм физик яктан рухны ныгыта. Бию аркылы кеше үзенең коммуникатив күнекмәләрен арттыра. Әлеге чарада катнашучылар ял да иттеләр, күңел дә ачтылар.