Тәрбия мәктәбе технологиясе

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Азнакай муниципаль районындагы “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгендэ тәрбия мәктәбе технологиясе буенча дәрес уткәрелде. Чарага социаль хезмәткәрләр, шәфкать туташы, өйдә карау белән шөгыльләнүче гражданнар (сиделкалар) чакырылды. Дәресне өйгә йөреп ярдәм күрсәтү бүлекчесе шэфкать туташы Бадертдинова Р.М. үткәрде. Раушания Мәдхәт кызы постельдә ятучы авыруларны физик күнегүләр ярдәмендә дәвалау турында кызыклы лекция укыды, күнегүлэрне практикада эшләп күрсәтте, тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International