«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында 2019 нчы елның 18 нче декабрендә Түбән Каманыж «Веста» үзәге белгече Ләйсән Суниева тарафыннан мөмкинлекләре чикле булган 6 бала өчен «Светофор» дигән төркемле дәрес оештырылды. Максат: зур моторика, гомуми координация, җитезлек, тизлек, аяк һәм кул көче күнекмәләрен үстерү.
Төркемле дәрес каршылыклар полосасы төзү һәм уен кагыйдәләрен аңлату белән башланып китте. Балалар башта кеглидан ясалган киртәләр аша йөгерергә, соңрак «бакалар» кебек сикерергә, туп-туры барып каршылыкларны «кысла» йөреше белән тәмамларга тиеш булды. Акрынлап уен тизрәк һәм күңеллерәк булды, бигрәк тә катнашучыларга бака булып сикерү ошады. Аннан соң скакалка ярдәмендә эре моториканы үстерү күнегүләре булды. Алып баручы артыннан балалар «ат» күнегүләрен (тартылган скакалканың уртасына аягын куйдылар һәм бер үк вакытта кул һәм аякларын тездән бөгеп өскә күтәрделәр) һәм «таган» (утырып, аякларны алга суздылар, ә ике тапкыр бөкләнгән скакалканы аяк табаны аша тарттырып, таганда атынган кебек итеп гәүдәне алга артка чайкалдырдылар) башкардылар. Дәрес скакалка аша сикерү белән тәмамланды.
Катнашучылар кызыклы һәм файдалы итеп вакыт үткәрделәр, уңай эмоцияләр алдылар, канәгать калдылар.