Норлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йорты хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан «Безгә Яңа ел килә»дигән әдәби сәгать уздырдылар. Чара китапханәдә узды, анда социаль хезмәтләр алучылар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, шигырьләр тыңладылар, видеороликлар карадылар, шулай ук үзләренең яраткан әсәрләре белән уртаклаштылар. Катнашучылар вакытны күңелле һәм кызык итеп үткәрделәр һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.