Кинотерапия технологиясен тормышка ашыру кысаларында Баулы интернат – йортының белгечләре Вагыйзова Р.З. һәм Билалова Л.К. социаль хезмәт алучылар өчен узган еллар фильмнарын күрсәттеләр.
Максаты: Үз-үзеңне өйрәнү һәм аңлау. Башка кешенең эмоциональ халәтенә аңлы рәвештә уртаклашуга өйрәтү. Авыр тормыш хәлләреннән чыгу юлларын табу.
Узган еллардагы фильмнарны карау озак хәтерне активлаштыра, узган елларның мизгелләре һәм узган вакытның башка фактлары турында искә төшерүне мотивлаштыра.
Режиссер Иван Лукинскиның "Иван Бровкин на целине" фильмы Баулы интернат-йортында яшәүчеләрдә кызыксыну уятты. Фильм 1958 елда оештырылган, аның премьерасы 1959 елның гыйнварында була. Ул "Солдат Иван Бровкин" картинасының дәвамы булып тора. Бу фильмны безнең һәрберебез бер генә тапкыр карамады, ләкин һәрвакыт аны беренче тапкыр караган кебек карыйсың. Фильм сюжеты шулкадәр кызыклы ки, яшәүчеләр игътибары фильм ахырына кадәр бүленмәде.
Фильмны карагач, социаль хезмәтләр алучылар күпкә шат булдылар. Кинотерапиядән соң кешенең гомуми активлыгы арту, нерв системасын ныгыту, авыр тормыш хәлләрен хәл итү күзәтелә.