2019 нчы елның 23 нче декабрендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең ата-аналар җыелышында катнашты. Доклад вакытында психолог балигъ булмаганнар организмына наркотикларның йогынтысы турында презентация күрсәтте. Симптомнар һәм тышкы билгеләр, шулай ук төтенсез тәмәке һәм кальян куллануның нәтиҗәләре турында сөйләде. Тәмәке психологик бәйлелек китереп чыгара икән, синтетик наркотиклар - физик. Психолог балигъ булмаганнарга төтенсез тәмәке куллану билгеләре турында сөйләде.
23 декабрь көнне «Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Тынычлык чишмәләре» проекты кысаларында кулинария мастер-классы оештырылды.
«Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «ТатРИТЭКнефть» ААҖнең яңа ел чыршысына чакырылды.
Арчаның «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Гүзәлия Вәлиева « Ел символы- тычкан » дигән темага кул эшләнмәләре ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен Нефтехим Арена Боз сараенда «Эльфлар. Кышкы Урман серләре» дигән чарага баруны оештырдылар.
21 декабрьда Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар тарафыннан ясалган эшләнмәләрдән күргәзмә-сату узды.
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Мәдинә Хажарова “Өлкән буын” федераль проекты кысаларындагы «Демография» милли проектына нигезләнеп «Акыл гимнастикасы ярдәмендә гомерне озайту» дигән темага мастер-класс үткәрде.
19 декабрь көнне “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында “Әни белән бергә” программасы кысаларында иң кечкенә социаль хезмәтләр кабул итүчеләр өчен социаль-анимацион чара үткәрелде.
2019 елның 20 декабрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре “Нәрсә ул янап акча алу” ” темасына әңгәмә- фикерләү үтте.
Яңа ел алды көннәрендә «Гнездышко» приютында бәйрәм открыткалары ясау буенча иҗади остаханәдә эш кайный.