Тукай районы «Шәфкать» үзәге психологы ата-аналар җыелышында «Балигъ булмаганнар арасында бәйле тәртипне кисәтү" дигән темага чыгыш ясады.

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

2019 нчы елның 23 нче декабрендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең ата-аналар җыелышында катнашты. Доклад вакытында психолог балигъ булмаганнар организмына наркотикларның йогынтысы турында презентация күрсәтте. Симптомнар һәм тышкы билгеләр, шулай ук төтенсез тәмәке һәм кальян куллануның нәтиҗәләре турында сөйләде. Тәмәке психологик бәйлелек китереп чыгара икән, синтетик наркотиклар - физик. Психолог балигъ булмаганнарга төтенсез тәмәке куллану билгеләре турында сөйләде.

Бу балаларда - яшеренлек, күп вакытын өйдән читтә уздыру, өйдә кунмау, шикле дуслар белән аралашу; аралашудан качу, тупаслану; тәүлек буе йоклау, шул ук вакытта күтәренке кәефтә булу; аппетит югалу; кинәт ябыгу; уку һәм элекке мавыгулар белән кызыксынуны югалту; интернет аша нәрсә дә булса сатып алу; «кесә чыгымнарына» күбрәк акча сорау яки аларны сорамыйча алу  һәм башка билгеләр уята.

Чарада Тукай муниципаль районы Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының 22 ата-анасы катнашты. Ата-аналар әлеге тема белән кызыксындылар һәм фикер алышуда актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International