Яңа ел - ул тәрәзә артындагы йомшак ак кар, төрле төстәге уенчыклар һәм мишуралар ялтырап торган чыршы ботаклары исе, фейерверклар, бүләкләр, шулай ук Кыш Бабай һәм чибәр Кар Кызы белән уза торган күңелле бәйрәм.
Без барыбыз да кайчандыр тылсымга һәм Кыш Бабайга ышанган балалар идек. Һәр кеше яшенә карамастан, әкияти бәйрәм - Яңа ел якынлашуын зур дулкынлану белән көтә.
19 декабрь көнне “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында “Әни белән бергә” программасы кысаларында иң кечкенә социаль хезмәтләр кабул итүчеләр өчен социаль-анимацион чара үткәрелде.
Чараның төп максатлары һәм бурычлары: кече яшьтәге балаларда Яңа ел бәйрәме турында беренчел күзаллаулар формалаштыру, аны бәйрәм итү традицияләре һәм ата-аналарны балалар белән уртак эшчәнлеккә җәлеп итү, балаларны бу бәйрәмнең традицияләре, геройлары, музыкаль репертуары белән таныштыру.
Балалар тылсым атмосферасына чумдылар, сынаулар уздылар, Кыш бабай һәм Кар Кызы белән таныштылар. “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге әзерләгән Яңа ел торты балаларны аеруча сөендерде.
Бәйрәмдә алган тәэсирләр балалар һәм аларның әти-әниләре күңелендә озак сакланыр