“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Акыл гимнастикасы ярдәмендә гомерне озайту » дигән темага мастер-класс

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  социаль хезмәт буенча белгеч Мәдинә Хажарова “Өлкән буын” федераль проекты кысаларындагы «Демография» милли проектына нигезләнеп «Акыл гимнастикасы ярдәмендә гомерне озайту»  дигән темага мастер-класс үткәрде.

      Мастер-классның максаты: социаль хезмәт алучыларны борынгы ысулларны кулланып, хәтер, игътибар, уйлау сәләтен һәм акыл дәрәҗәсен  өлкән яшькә кадәр  нәтиҗәле итеп саклап калу белән таныштыру.

     Таңграм-жиде төрле-төрле яссы фигурадан ясала торган (мәсәлән, кеше, хайваннар, хәрефләр яки саннар) башваткыч.

     Мастер класс барышында социаль хезмәт алучылар гади геометрик сынны катлаулыга әйләндереп җыяр өчен  күп уйладылар һәм баш ваттылар. Әлеге уенда аеруча сан, фил, кеше  фигуралары ясау ошады.

     Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучыларның хәтер, игътибар, фикерләү, күзаллау, хыял сәләте артты һәм психоэмоциональ хәлләре яхшырды.      Социаль хезмәт алучылар чарада бик  теләп һәм актив рәвештә катнаштылар. Катнашучыларның чара барышында кәефләре яхшырды, тормышта яшәү hәм эшләү сәләтләре артты.

Чарада 8 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International