«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Нәрсә ул янап акча алу” ” темасына әңгәмә – фикерләү үтте

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

2019 елның  20 декабрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре “Нәрсә ул янап акча алу” ” темасына әңгәмә- фикерләү үтте.

Аның максаты балалар белән җаваплылык төрләре белән танышу, патриотизм тәрбияләү.

Дәрес барышында балаларга төрле ситуацияләр тәкъдим ителде, кайсы ситуациядә хокук бозу – талау, ә кайсында – янап акча таләп итү булуын аңлый алдылар. Шуннан соң балалар әлеге хокук бозулар өчен җәза чаралары белән таныштылар, шулай ук янап акча алу корбаны булмау турында киңәшләр тыңладылар.

Әлеге чарада 21 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International