Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” "Ел символы- тычкан"

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Гүзәлия Вәлиева «  Ел символы- тычкан » дигән темага кул эшләнмәләре ясау буенча мастер-класс үткәрде. Бу чарада балалар бик теләп катнаштылар. Алар әти-әниләре белән бергә үз куллары белән кәгазьдән фигуралар һәм котлау открыткалары ясадылар. Һәр бала, үзенең фантазиясен кушып, күп  хезмәт һәм тырышлык белән, иҗади сәләтләрен күрсәтте.

 Тәбияче Яңа ел бәйрәмнәренең  барлыкка килүе, аның кайда һәм ничек үткәрелүе ,төрле халыкның бәйрәмне ничек каршылаулары турында мавыктыргыч әңгәмәсе барлык балаларда да зур кызыксыну уятты.

Тәрбияче фикеренчә, бу чарабалаларда иҗади сәләт һәм фантазиянекушып ясалган уртак эшчәнлекнең матур нәтиҗә бирүенә, кулларның вак моторикасын камилләштерүгә, эстетик зәвыкны үстерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International