21 нче декабрь көнне Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар тарафыннан эшләнгән эшләнмәләрдән күргәзмә-сату оештырды. Бу ял көннәрендә Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә Резедә Хөсәенованың иҗат кичәсендә күргәзмә-сату оештырылды.
Сатып алучыларга топиарийлар, декоратив вазалар, сәйләннән бизәнү әйберләре, Яңа ел уенчыклары һәм декор тәкъдим ителде. Кунаклар рәхәтләнеп карадылар, фотога төштеләр һәм истәлеккә әйберләр алдылар. Кергән акчаларга интернат-йортның бишенче катындагы холл өчен чыршы, һәм яңа эшләнмәләр ясау өчен төсле җепләр, фетр, төймәләр һәм бисер сатып алынды.