Бөтен кеше дә тылсымга ышана, әкиятләр ярата: нәниләр дә, хәтта өлкәннәр дә. Бигрәк тә Яңа ел алдыннан. Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен Нефтехим Арена Боз сараенда «Эльфлар. Кышкы Урман серләре» дигән чарага баруны оештырдылар. Максаты: гаилә ялын оештыру.
Яңа ел алды көннәрендә әкият дөньясына чумарга «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ балалары булган гаиләләргә 60 билет бүлеп бирде. Боз тамашасына килүчеләр кышкы урманның куркыныч серләре һәм фантазияләр дөньясына баш-аягы белән кереп чумдылар. Әкиятнең кечкенә геройлары Кышкы урманда адашып, аның тылсымлы серен белделәр: чыннан да, гүзәл Эльфлар бар һәм алар кышын тимераякта шуа икән. Спектакльне караган вакытта барлык килүчеләр дә, сәхнә тамшасы вакытында геройлар белән берлектә урманда булган вакыйгаларга “кушылдылар”.
Барлык тамашачылар да боздагы якты тамашаны карап, искиткеч көй, искиткеч костюмнар белән шатландылар, яхшы кәеф алдылар.